news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалованы җирләдәләр

Каберенә туфракны якын туганнары да атты.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Әлфия Авзалованы Яңа Татар бистәсе зиратында, 25 аллея янында җирләделәр. Җеназа намазын һәм Коръән аятен "Әл-Мәрҗәни" мәчете имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.

Җеназа өстенә беренче туфракны Рамил хәзрәт Миңгәрәев атты. Соңыннан бу мөмкинлек мәрхүмәнең туганнарына бирелде

news_right_1
news_right_2
news_bot