news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалованың өчесенә Америкадан оныкчыгы Һәва кайта

17 июнь көнне татар халкы үзенең легендар җырчысы Әлфия Авзалова белән хушлашты.

Әлфия Авзалованың өчесенә Америкадан оныкчыгы Һәва кайта
Рамиль Гали

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың “өчесе”нә Америкадан оныгының кызы – Һәва кайта.

“Америкада яшәүче кызым Ләйсән әнине озатырга кайта алмады. Аның дүрт баласы бар, бәләкәенә яшь ярым. Өлкән кызы Һәвага 14 яшь. Шул оныгым кайта. Иртәгә әнинең өчесен үткәрәбез. Оныгым кайтуга зиратка да барырга җыенабыз”, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия.

news_right_1
news_right_2
news_bot