news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалова яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак

Мәрхүмә җырчы Туфан Миңнуллин урамындагы 8а йортында 2004 елдан 2017 елга кадәр яшәде.

Әлфия Авзалова яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда ТАССРның халык артисткасы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта урнаштыру турында карар имзалады.

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татар дәүләт филармониясе легендар җырчының истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим иткән. Мемориаль такта Туфан Миңнуллин урамындагы 8а йорты фасадында булачак. Җырчы ул йортта 2004 елдан 2017 елга кадәр яшәде.

Мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә түбәндәге эчтәлекле язма биреләчәк: «Бу йортта 2014 - 2017 елларда күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәде».

  • Җырчы 2017 елның 15 июнендә 85нче яшендә вафат булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot