news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалова турында унике сәгатьлек видеоматериал бар – Рабит Батулла

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесе үткәрде.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла легендар җырчы Әлфия Авзалованың истәлеген мәңгеләштерү турында уйлый башларга чакыра.

“Без хәзер Әлфия апаның истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнергә тиеш. Моннан егерме ел элек “Әлфия апаның өч ай гына гомере калган”, дигәнне ишеткәч, мин һәвәскәр видеокамера тотып, белер-белмәс башымнан һәр сәгатен төшереп аның артыннан йөри башладым. Дөрес, Әлфия апа үҗәтлеге белән өч ай түгел, 20 ел яшәде. Шулай итеп, Әлфия апа турында унике сәгатьлек видео төшерелде. Унике сәгатьлек видеодан сәгать ярымлык фильм эшләп булыр иде. Әлфия апаның истәлеген мәңгеләштерү буенча ниләр эшли алабыз – Филармония, Язучылар берлеге һәм гаиләсе белән шул турыда уйлашырга кирәк”, – диде язучы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә.

Әлеге мәҗлес турында репортажны “Интертат”тан укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100