news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалова соңгы җырын җитмешенче еллар башыннан бирле җырлаган

Татар халкының бөек җырчысы хастаханә палатасында җырлаган соңгы җырын – Рим Хәсәновның "Сагыну җыры"н беренче тапкыр Уфада башкара.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының бөек җырчысы хастаханә палатасында җырлаган соңгы җырын – Рим Хәсәновның “Сагыну җыры”н бер кичтә өйрәнеп, беренче тапкыр Уфада башкара.

“Бу җырны Әлфия җитмешенче еллар башыннан бирле җырлый инде. Бик яратып башкара иде, халык та бик яратты”, – дип искә ала гомере буе Әлфия Авзалова белән эшләгән, аның музыканты булган Кәрим Габдуллин.

“Бу 1973-1974 еллар булырга тиеш. Башкорт дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың концертлары бара иде. Мин концертка килеп, музыкантларның берсе аша җырны тапшырдым. Икенче көнне Әлфия Авзалова музыкантлары белән бергә җырны өйрәнеп, концертта башкарды да”, – дип сөйли Рим Хәсәнов “Башинформ” хәбәрчесенә җыр тарихын. – Беренче тапкыр башкарылса да, аны халык күз яшьләре белән тыңлады”.

Җырның сүзләрен “Башкортостан” дәүләт телевидениесе журналисты Гыйльман Идрисов (1948-2000) язган. Ул яшь композиторга җырлар китергәндә әле Уфа сәнгать институты студенты була. Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисов тандемында “Тапшырылмаган хатлар” спектакленә дә көй язылган. Әлфия Авзалова бу спектакльдә яңгыраган “Мәхәббәт җыры”н да үз репертуарына ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot