news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең гала-концерты Мәскәүдә була

Фестиваль Европа фестиваль-бәйгеләр ассоцияциясендә теркәлгән.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 30 мартта Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләре Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова хәбәр итте.

"Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурсның Гала-концерты Мәскәүдә узачак. Фестиваль сәләтле яшьләргә ярдәм итү, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру һәм милли татар сәнгате традицияләренә нигезләнгән һөнәри осталыкны камилләштерү максатыннан оештырыла", - диде ул.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әйтүенчә, катнашучылар хореография, вокал, нәфис сүз осталыгы номинацияләрендә көч сынашкан. "Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә катнашучылар булды", - диде ул.

Гала-концертта бәйге лауреатлары белән бергә Татарстан һәм Россия эстрадасы йолдызлары, чит ил артистлары да чыгыш ясаячак. Мәшһүр җырчылар Венера Ганиева, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина, Алинә Шәрипҗанованың чыгышлары көтелә.

Шулай ук тамашачыларны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары, "Казан Нуры" ансамбле, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә сөендерәчәк.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова фестивальнең Европа фестиваль-бәйгеләр ассоцияциясендә теркәлгәнен әйтте. "Оештыру эшләрендә Президент Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт, мәдәният министрлыгы ярдәм итә", - дип билгеләп узды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100