news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреаты юбилеен иҗат кичәсе итеп үткәрде

Ахырдан жюри әгъзалары бертавыштан Зилә Саримованы җиңүче дип тапты һәм аңа «Алтын тавыш» дипломы тапшырылды.

(Әлмәт, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Гөлназ Гыйззатуллина). Кеше нинди – юбилее да шундый рухта уза. Зилә Саримованың бәйрәме исә үзе кебек гади дә, зәвыклы да, ихлас та, җанлы да узды. Төбәгебезнең танылган җырчысы, Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреаты Зилә ханымның юбилеена багышланган чара коры котлауларга гына корылмыйча, җырчының иҗат кичәсе буларак, сәхнәдәш дуслары – Әлмәтебез һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барып, бер сулышта үтте, дип яза җирле басма.

«Иске Әлмәт» Мәдәният йортындагы җыр бәйрәменә шәһәр һәм районның каймагы – җыр-моң сөючеләр җыелды. Залда алма төшәр урын да юк. Иҗатының көче дими, ни дисең моны! Чын татар моңына, әби-бабаларыбыздан ядкарь итеп калдырылган халыкчан җырларга сусаган бер мәлдә Зилә Саримованың иҗат бәйрәме нәкъ шушы сусауны басу, җаннарны җылыту, йөрәккә дәрт өстәү сәләтенә ия иде. Җырчының сере дә шунда: ул җырларын йөрәге аша үткәреп, тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп башкара белә. Аның ягымлы тавышын ишетү белән бу көнне дә залда утырган өлкән буын кешеләре аңа кушылып җырлады, яшьлекләрен сагынып көй сузды.

Зилә ханым табигате белән үк сәхнә өчен яратылган зат. Аның беренче мизгелләрдән үк тамашачыны үзенә карату сәләте мине һәрчак хәйран калдыра. Чәчәкләр бүләк итәргә күтәрелгән бер тамашачының: «Аны тыңлаганда татарлыгым искә төшә», дигән сүзләрен зал алкышларга күмде – буыннан-буынга халык җәүһәрләрен тапшыручы җырчыга рәхмәт тә, хөрмәт тә иде бу.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевнең: «Безнең һәр чараны үзенең матур чыгышы белән бизәүче, төбәгебезнең моңлы сандугачы, йөзек кашы» дип бәяләве, ветераннар Советы рәисе Василий Самойловның: «Шушы дәвер эчендә йөзләгән концерт куйган, республика күләмендәге фестивальләрдә лауреат исемен алган, татар, рус халык, эстрада җырларын да оста башкаручы» дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе җитәкчелеге әлеге фикерләрне куәтләп, Зилә Саримованың һәр мәдәни башлангычта алдынгылык әләмен югары күтәреп, оешма данын лаеклы яклавын белдерде. Әлеге концерт шаһиты булган һәркем моңа тагын бер тапкыр инанды. Район башлыгы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова да изге теләкләрен җиткерде.

Ә бит Зилә ханым яшь чагында табибә булырга хыяллана, әмма культура-агарту училищесын тәмамлый, 30 елдан артык исә «Татнефть газ эшкәртү» идарәсендә слесарь-кранчы булып эшли һәм хезмәт куйган елларда бер мәртәбә дә авырып эштән калмый. Әйе, менә шундый шәфкатьле дә, моңлы-хисле дә, батыр да, җаваплы да ул Нәдер кызы. Авылдашлары аның белән чиксез горурлана.

– Зилә Саримова – авыл күрке. Ул Европа илләрендә дә милләтебезне танытып кайткан шәхес. Таш бәгырьле кешеләрнең дә күңелен эретүче, яшәү дәрте бирүче, челтерәп чыккан моңлы тавышы белән җаннарны дәвалаучы якын кешебез ул, – диде Нәдер җирлеге башлыгы Сирень Миңлебаев.

Иҗат кичәсенә килгән кунаклар да, тамашачы да ихлас һәм рәхмәтле иде. Изге теләкләр дә, гөлләмәләр һәм бүләкләр дә мулдан булды. Балалары-оныклары, туганнарыннан котлаулар кабул иткән Зилә ханым исә аларга атап язылган җырларын башкарды.

Җыр бәйрәме бик үзенчәлекле оештырылган иде (сценарий авторы драмтеатр режиссеры Ильяс Гәрәев). «Көйле кафе» кебек булдырылган сәхнәдә һәм залда иҗат кичәсенә килгән 60 лап артист арасында бәйге игълан ителде. «Мәртәбәле жюри» алдында Казаннан ук килгән Рафаэль Якупов, Әлфис Галиуллин, Әлмәт үзешчәннәре, драмтеатр артистлары, «Мириданс» ансамбле биючеләре сәхнә тотты. Бәйге кызу барды. Ахырдан жюри әгъзалары бертавыштан Зилә Саримованы җиңүче дип тапты һәм аңа «Алтын тавыш» дипломы тапшырылды. Шуңа өстәп, «Көйле кәеф» кафесының даими җырчысы дип Зилә Саримова сайланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100