news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалова иҗатына багышланган СD һәм DVD дисклар сатуга чыга

СD дискларда легендар җырчының 100 җырын тыңларга, DVDда юбилей концертын карарга мөмкин булачак.

Әлфия Авзалова иҗатына багышланган СD һәм DVD дисклар сатуга чыга
Султан Исхаков

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Тиздән Әлфия Авзалова иҗатына багышланган СD һәм DVD дисклар сатуга чыга. СD дискларда легендар җырчының 100 җырын тыңларга, DVDда юбилей концертын карарга мөмкин булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

"Дисклар 10 көннән соң сатуга чыга. СD дискта әнинең яратып җырлаган 100 җыры тупланды, араларында чит телләрдә җырланганнары да бар. Диск "Әлфия Авзалованың 100 җыры" дип атала. Әнинең иҗатын яраткан тамашачыларның күңеленә ике диск та хуш килер дип ышанып калам", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot