news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалова иҗатына багышланган флешмобка нәтиҗә ясалды

Инстаграмда #АльфияАвзаловакитабы флешмобында егермедән артык кеше катнашкан.

Әлфия Авзалова иҗатына багышланган флешмобка нәтиҗә ясалды
Михаил Захаров

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә #АльфияАвзаловакитабы инста-флешмобына нәтиҗәләр ясалды.

Флешмоб шартлары буенча, катнашучылар мәшһүр җырчының репертуарыннан берәр җырны башкарып, видеосын #АльфияАвзаловаКитабы хештегы белән инстаграмга урнаштырырга тиеш булган.

Бәйгедә егермедән артык кеше катнашкан. Флешмобта Әлфия Авзалова репертуарыннан "Гөлҗамал", "Яратам дисен син", "Яшь гомер", "Сагыну" кебек танылган җырлар яңгыраган.

Флешмобта җиңүне Айсылу Маннанова һәм Рушана Хәбибуллина яулады. Аларга Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Афзалова имзасы белән "Әлфия Авзалова" китабы тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100