Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлфия Авзалова фонды яшь артистларны Лос-Анджелес фестиваль-конкурсына алып бара
Татар артистлары Америкада күрсәтү өчен сабантуй композициясен әзерләгәннәр.
(Казан, 2 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлфия Авзалова фонды татар җырчыларын Лос-Анджелеста узучы халыкара фестиваль-конкурска алып бара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә фонд җитәкчесе, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова хәбәр итте.
«Бу этник бию халыкара фестиваль-конкурсы. Аны оештыручылар безнең Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә катнаштылар, аларга җыр һәм биюнең бергә алып барылуы бик ошады, безнең «Агыйдел» җыр һәм бию ансамблен яраттылар. Алар үз конкурсларында вокаль-хореографик композиция номинациясе булдырдылар. Казаннан унлап кеше шушы фестиваль-конкурска барабыз», - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.
АКШның Калифорния штатында үткәрелгән фестивальдә 30дан артык илдән артистлар катнаша. Әлфия Авзалова фонды артистлары – Россиядән бердәнбер катнашучылар. Җырчылар - Алмаз Хөсәенов, Зарина Вилданова, Руслан Сәйфетдинов һәм Гүзәл Әхмәдиева бара. Биючеләр - Айгөл Кыямова белән Раил Галиев. Нурбәк Батулла белән Ислам Вәлиев үз композицияләрен тәкъдим итәчәк. Нурбәк фестивальгә Мексика заманча бию фестивалендәге чыгышыннан соң киләчәк.
«Без башта биючеләрне генә әзерләгән идек. Соңрак оештыручылар соравы буенча, хореограф Айрат Хәмитов һәм музыкант Валерий Коротков белән бергәләп конкурс программасында 3-4 минутлык Сабантуй күренеше әзерләдек», - ди Зөлфия Нигъмәтҗанова.
Җырчылар Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар әзерләгәннәр. Фестивальнең конкурстан тыш программасында Әлфия Авзалованың беренче оныкчыгы Ева Нигъмәтҗанова да җырлаячак.
«Бу фестивальгә баруны оештыру бик җиңел булмады. Безгә ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстергә ярдәм күрсәтү фонды һәм Казан мэриясе ярдәм итте. Без бик көчле состав белән барабыз. Лауреат исемнәре алып кайтырбыз дип өметләнәбез», - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз