news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалова белән халык хушлаша

Соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше сәгать 10 да башланачак.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Күренекле җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше сәгать 10 да башланачак. Шуңарчы хушлашырга теләүче бар халык өчен Татар дәүләт филармониясе ишекләре ачылды.

Соңгы юлга озатучылар арасында төрле оешмалар исеменнән чәчәк кәрҗиннәре, веноклар китерәләр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге дә үзе исеменнән чәчәк голәмәсе китерде.

Татар әдәбият, мәдәният, сәнгать эшлеклеләренә генә түгел, гади халыкка да сәхнәгә менеп, Әлфия Авзалованы соңгы мәртәбә күреп калу рөхсәт ителә. Килүчеләр мәрхүмәнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу минутларда партер инде шыгрым тулы. Яңа гына килүчеләр балконга юнәлә.


news_right_1
news_right_2
news_bot