news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Əлфия Авзалова белән бер йортта яшәгән күршеләре хушлашты

Җырчының оныгы әбисе белән саубуллашырга Әлфия Авзалованың яраткан эте белән чыккан иде.

Əлфия Авзалова белән бер йортта яшәгән күршеләре хушлашты
Рамил Гали

 (Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Легендар җырчы Əлфия Авзалова җәсәде үзе яшәгән йортның подъезды төбенә куелды. Гомеренең соңгы елларында Казанның Миңнуллин урамы, 8нче йортта яшәгән артистка белән хушлашырга дип, бергә яшәгән күршеләре чыкты.

 "Яраткан өе янына китердек", - диде кызы Зөлфия. Оныгы эте белән чыккан иде. "Әнинең яраткан эте", - диделәр саубуллашучылар. Оныгы Ләйсән Америкадан видеоэлемтәгә чыкты. Телефоннан күршеләренә аның йөзе күрсәтелде.

Күрше подъездда яшәүче Земфира Санатулова Әлфия апаның үзенә чәйгә кергәнен һәм 2 сәгать буе җырлаганын хәтерли. "Моннан ике ел элек ишегалдына чыгып, кәккүк булып кычкырганы истә. Бик күпләр хәйран булган иде бу хәлгә. Өйгә кадәр ишетелде таввшы", - ди ул.

Күршеләре саубуллашкач, җәсәде филармониягә озатылды.

Җырчы белән күршеләре саубуллашу мизгелләре турында "Интертат" газетасында укырга мөмкин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot