news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия апаның хәле кичә начарайды. Кызы Зөлфия, догалар укыгыз, дип шалтыратты – филармония

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова 84 яшендә вафат булды.

Әлфия апаның хәле кичә начарайды. Кызы Зөлфия, догалар укыгыз, дип шалтыратты – филармония
prav.tatarstan.ru

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. “Көндез кызы Зөлфия: “Әнинең хәле начарайды”, – дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек – төнлә үлүе билгеле булды”, – ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова.

Филармония көн саен Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән элемтәдә торган. Хәтта моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар әле.

“Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. “Әни музыка тыңлап ята”, – дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте”, – ди филармониянең матбугат җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова инсульт белән апрель аенда халык телендә “обком больницасы” дип йөртелгән 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган иде. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән.

Татарстанның халык, Россиянең ятказанган артисты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100