news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия апа яшәгән урам аның исемен йөртергә тиеш – Кадим Нуруллин

“Әлфия Авзалова – изге шәхес, аның үлеме дә Рамазан аенда булды,” – диде ул.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин моннан 1 ай элек “Татар-информ” хәбәрчесенә Спартак урамына Әлфия Авзалова исемен бирергә кирәк, дип әйткән иде. Бүген дә без, аның белән элемтәгә чыгып, урамга бөек җырчы исемен бирү юнәлешендә нинди эшләр алып барылачагын һәм моңа якынча күпме вакыт таләп ителәчәге турында белештек.

“Бу мәсьәләне без югары Хөкүмәт кабинетларында да күтәрдек. Спартак урамына Әлфия апа исемен бирергә теләгәнебез турында инде күпләр белә. Башка урамга аның исемен дошман кеше генә бирә алыр иде. Әлфия апа бу урамда үзе яшәде. Шуңа күрә үзе яшәгән урамга үзенең исеме бирелүе дәрәҗәле кешеләргә генә насыйп була. Әлфия апа шундыйлардан,” – диде ул.

Әлфия Авзалованың кешелек сыйфатлары турында Кадим Нуруллин: “Без чын дәрәҗәдә милләт баласын югалттык. Әлфия апаның кешелек сыйфатлары турында бары яхшыны гына әйтәсем килә. Аның турында зур хәрефләр белән “бу зур кеше иде”, дип язып куерга мөмкин. Әлфия апа беркайчан да кеше, бигрәк тә коллегалары, башка җырчылар хакында, туфрак бөртеге кадәр генә дә, начар сүз сөйләмәде. Һәрвакытта да кешегә ачык булды, гайбәт таратмады, һәрчак кешегә ачык мөгамәләдә иде. Әлфия апа Авзалова - милләтебезнең чат иткән хатын-кызларының барлык сыйфатларын да үзенә җыйган шәхес. Шуңа күрә Әлфия апа турында матур сүзләр генә әйтергә мөмкин. Мин, йөрәгемә кулымны куеп, аның милләт кешесе булуын әйтәм. Аның безнең арабыздан китүе дә кече атна көнне, Рамазан аенда булды. Әлфия Авзалова – изге шәхес,” – дип сөйләде ул.

"Спартак урамы кайчан Әлфия Авзалова исемен йөртә башлаячак?" дигән сорауга Кадим Нуруллин болай җавап бирде: “Урамга шәхес исемен биргәнче, аның үлеменнән соң 10 ел вакыт узарга тиеш. Әмма ул 10 ел күбрәк сәясәт өлкәсендәге шәхесләргә карый. Бу алар үзләренә үзләре урам исемен бирмәс өчен эшләнелгән, дип уйлыйм. Әлфия апа исән вакытында да билгеле иде, үлгәч, тагын да балкып торган йолдызыбызга әйләнде. Шуңа монда вакыт арасы - фәлсәфи мәсьәлә. Моны 1-2 ел эчендә эшләргә кирәк.”

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100