news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия апа футболны ник ярата? – "Ватаным Татарстан" газетасы

"Иртәдән бирле дүрт мең сумлык чәкчәк саттым. Әле көннең беренче яртысы гына. Быел бу кадәр саткан юк иде әле", – ди Әлфия апа.

Әлфия апа футболны ник ярата? – "Ватаным Татарстан" газетасы
Ильнар Тухбатов
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Казанны Конфедерацияләр Кубогына бизәү өчен илле миллион сум акча тотканнар. Юлларга исә өч миллиард сумга якын акча “түшәлгән”. Кунакка килгән җанатарлар да акчасын кызганмый. Алар Казанда көненә уртача 10-12 мең сум туздыра. Соңгысына барыннан да бигрәк Бауман урамында милли ризык­лар сатучы Әлфия апа сөенә, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.
 
Кичә Казанда көне буе яңгыр явуга да карамастан, төш вакытында Бауман урамында халык шактый иде. Башкалада дөньякүләм чара баруы әллә кайдан аң­лашыла: җәяүлеләр урамында төркем-төркем чит ил җанатарлары йөри. Яң­гырдан да куркып тормыйлар! Сувенир сатучы кибет­ләрнең берсенә кергән Германия кунаклары түшенә “Kazan” дип язылган футболка сайлый. Шөкер, сатучы әзме-күпме алманча белә икән. “Мин – татар” дип язылган футболканы да сатып җибәрде. Германия­дән кадәр килсәләр дә, туристлар Казан мәчесенең тарихын белә булып чыкты. Бер-берсен бүлдерә-бүл­дерә сөйләп бирделәр. Татарстан башкаласына беренче тапкыр гына килүлә­ре икән. Ил җыелма командасы өчен җан атарга дип әләм дә әзерләп куйганнар. Туристларга урамда тәм-том сатучылар да сөенә. “Иртәдән бирле дүрт мең сумлык чәкчәк саттым. Әле көннең беренче яртысы гына. Быел бу кадәр саткан юк иде әле”, – ди Әлфия апа. Сүз уңаеннан, Бауман урамында чәкчәк бәясе кибетнеке белән чагыштырганда икеләтә кыйммәтрәк. Әмма кунакларны ул гына туктата алмый. Барысының да кулында чәкчәк. 
 
“Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, башкалада туристлар саны 10-15 процентка күб­рәк, – диде Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. – Гадәттә, Казан кунаклары көненә уртача 6-8 мең сум акча тотса, җанатарлар күбрәк акча туздыра. Бу аларның үз-үзен тотышына да бәйле. Төн җиткәч икенче сулышлары ачыла бит аларның. Футбол яратучылар кунак­ханәгә кайтып йокларга ашыкмый. Әнә Португалия белән Мексика уйнаган көнне Мексика җанатар­ла­ры үзләре җиңү яулаган кебек бәйрәм итте”.
 
Кунакханәләр дигәннән, Конфедерацияләр Кубогы алдыннан кунак кабул итү­челәр дә сынау узган. Татарстан кунак­ханә­ләренең “йолдыз”ларын тикшер­гәннәр. Бүген Казанда “биш йолдызлы” – өч, “дүрт”ле – 19 һәм “өч”ле 34 кунакханә бар. “Спортчылар яшәячәк бүлмәләрне йөреп тикшереп чыктык”, – диде башкала җитәкчесе урынбасары Евгения Лодвигова. Бу эштә мэр Илсур Метшин да катнашкан. Дөньякүләм танылган футболчы Криштиану Роналду яшәячәк бүлмә каршындагы йорт диварына спортчы рәсемен төшерү фикерен дә нәкъ менә Илсур Метшин тәкъдим иткән. “Бу уйламаганда гына килеп чыкты. Аны Чаллыда яшәүче рәссам ясады. Ул кадәр зур шау-шу куптарачак дип башка да килмәде. Хәзер киләсе елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына да яңа рәсемнәр ясау теләге бар”, – диде Ка­занның баш архитекторы Татьяна Прокофьева. Зур проектлар көтелми, дип тә искәртте ул.
 
Хәер, башкалада тө­зек­ләндерү, тирә-юньне тәр­типкә китерү эшенең туктаганы да юк. Кунак каршы алырга өйрәнеп беттек бит инде.
 
Конфедерацияләр Кубогы алдыннан шәһәрне чәчәкләргә күмү өчен генә дә 50 миллион сум акча тотканнар. Башкала халкы ялтырап торган юлларга да сөенә. Анысына өч миллиард сум киткән. “Туристларны шаккатырып кына калмыйча, башкарган эш шә­һәр­дә яшәүчеләргә дә файда китерсен иде”, – ди баш архитектор.
 
Гаҗәпкә калдырырга теләүчеләр дә юк түгел. Казандагы грузин ашлары тәкъдим итүче кафеларның берсе Конфедерацияләр Кубогына махсус ризык уйлап тапкан. “Матчапури”ны фә­кать уен көннәрендә генә ашап карарга мөмкин, ди. “Спортчылар һәм җана­тар­лар өчен нинди яңалык тәкъ­дим итик дип бик озак уйладык. Нәтиҗәдә грузин­нар­ның яраткан ашын бераз үзгәртеп, камыр ризы­гының уртасына гадәттә­гечә бер тавык йомыркасы түгел, ә командадагы уенчылар саны кадәр, ягъни унбер бытбылдык йомыркасы сытып пешерә башладык. “Матч” футболга бәйле сүз булса, “пури” грузинчадан “ипи” дип тәрҗемә ителә”, – диде кафе директоры. “Матчапу­ри”ны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ошаткан хәтта. Ул киләсе елда узачак Дөнья Чемпионатына да яңа ризыклар уйлап табарга киңәш иткән.
 

Кичәге бер көнлек тә­нә­фестән соң Конфеде­рация­ләр Кубогы уеннары кабат башлана. Бүген кич зур матч көтелә. Мәскәүдә Россия җыелма командасы Португалия футболчыларына каршы уйный. Хәтерләсәгез, беренче уенда безнекеләр Яңа Зеландияне отып, үз төр­ке­мендә беренче урынга чыккан иде. Соңгы очрашуны исә Россия җыелма командасы Татарстан башкаласында шимбә көнне Мексикага каршы уздыра. Аңа кадәр исә “Казан Арена”да тагын бер уен булачак. Иртәгә кич Алмания белән Чили футболчылары очраша. Бу матчны Кон­федерацияләр Кубо­гы­ның төркем уеннары арасында иң кәттәсе дип тә атыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100