news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Язучылар берлеген нигез һәм үзәк икәнлеген күрәбез

Галим Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллык юбилей кичәсендә аның җәмгыятьтәге урыны кайда, нинди дигән сорауга җавап эзләү күздә тотылды дип саный.

Әлфәт Закирҗанов: Язучылар берлеген нигез һәм үзәк икәнлеген күрәбез
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов Татарстан Язучылар берлегенең урынын, ролен һәм башка берлекләргә караганда таяныч, нигез, үзәк буларак икәнлеген күрүен әйтте. Бу хакта ул Корстон күңел ачу үзәгендә берлекнең 85 еллык уңаеннан узган тантанадан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Мин, һәрхәлдә, үзем бүгенге кичәдән канәгать калдым. Менә дигән концерт булды, якты, ачык, матур теләкләр әйтелде. Шул ук вакытта башка республикалардан, нигездә, төрки илләрдән халыкларның Язучылар берлеге рәисләре котлаулары булу – барысы да бөтенлек”, - диде ул.

Галим бәйрәмне Язучылар берлегенең оешу тантанасы дип атады. “Ягъни ул язучыларның корылтае да, ел йомгаклавы да түгел. Ул билгеле бер дәрәҗәдә рәсми һәм монда аерым шәхесләр, ниндидер аерым әсәрләр аталудан бигрәк, Язучылар берлегенең бүгенге җәмгыятьтәге урыны кайда, нинди, дигән сорауга җавап эзләү күздә тотылды”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

“Әгәр дә бүген Дәүләт Советы Рәисе, шуның белән бергә Мәдәният министры язучыларны котлыйлар икән, татар теле һәм рус телендә опера һәм балет театрының, безнең эстраданың киң җәмәгатьчелеккә билгеле, Россия шәһәрләрендә концертлар куйган артистлар безгә бәйрәм оештыра икән, бу, димәк, Язучылар берлегенең барлыгын раслау, аның урынын бәяләү”, - дип саный ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100