news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Разил Вәлиев үзенең шаян комедияләрендә дә милли мәсьәләләр хакында яза

Әдәбият галиме Разил Вәлиевнең авыллар бетү, мәктәпләр ябылу турында язуын искәртте.

Әлфәт Закирҗанов: Разил Вәлиев үзенең шаян комедияләрендә дә милли мәсьәләләр хакында яза
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов Разил Вәлиевнең әсәрләрендә авыллар бетерелү, мәктәпләр саны кимү кебек җитди проблемалар күтәрелүен әйтте. Бу фикерен ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең җиде томлык “Әсәрләр” китабы чыгуына багышланган әдәби кичәсендә әйтте.

“Автор уен-көлкегә нигезләнгән пьесасында да кеше тормышындагы, характерлардагы кимчелекле якларны тәнкыйтьләү белән бергә авылларның бетерелүен, мәктәпләр саны кимүен, туган телебезгә булган мөнәсәбәт кебек җитди мәсьәләләргә мөрәҗәгать итә”, - диде галим.

Әлфәт Закирҗанов Разил Вәлиев язган драмаларның бүген дә сәхнәдә куелуын әйтеп узды. “Киләчәктә дә татар укучысы һәм тамашачысы әлеге әсәрләрне укып, сәхнәдән карап, гомумкешелек кыйммәтләрнең мәңгелек булуына үзенең иманын яңартыр", - ди ул.

"Аның әсәрләре, бер яктан, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчуриннар традициясен дәвам итсә, икенче яктан, ул бу әсәрләре белән драматургиябездә дә яңа сүз әйтергә өлгерә”, - диде Әлфәт Закирҗанов. Тәнкыйтьче Разил Вәлиевне “драматургиядәге шагыйрь” дип атады.

“Әйдә барыйк, кызлар карыйк”, “И, машина, машина, җитте минем башыма” кебек әсәрләрен ул музыкаль тамаша дип атый. Бу үзе үк аның нәкъ менә жанр өлкәсендә яңалыкка омтылуын күрсәтсә, икенче яктан, драматургиядә дә Разил Вәлиев шагыйрь булып кала”, - диде галим.

Әдәбият галиме саналган әсәрләрдәге җырларның автор әйтергә теләгән фикерне тирәнрәк, баерак итәргә һәм тамашачы күңеленә тизрәк барып җитәргә хезмәт итүен әйтте. "Разил абый шигърияткә сыеп бетмәгән уй-фикерләрен прозада тасвирлады, прозага да сыймаганнарын драма теле аша сәхнәгә чыгарды”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100