news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Муса Җәлил иҗаты буенча соңгы диссертация 1982 елда якланган

Галим яшьләрне Муса Җәлил иҗаты буенча эзләнүләргә тарту мөһим дип саный.

Әлфәт Закирҗанов: Муса Җәлил иҗаты буенча соңгы диссертация 1982 елда якланган
Рамил Гали

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Муса Җәлил иҗаты буенча соңгы диссертациянең 1982 елда якланган.

Бу турыда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов Татарстан Фәннәр академиясендә узган Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

«Муса Җәлил иҗаты шактый өйрәнелсә дә, соңгы вакытта бу өлкәдә эшләүчеләрнең кимүен күрәбез. Әдип иҗаты буенча соңгы диссертация 1982 елда якланган. Әдәбиятчылар арасында Җәлил иҗатын төп юнәлеш итеп алып, максатчан өйрәнүче юк», — диде Әлфәт Закирҗанов.

Галим яшьләрне кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре кысаларында Муса Җәлил иҗаты буенча эзләнүләргә тарту мөһим дип саный. Әлфәт Закирҗанов мисал буларак шагыйрьнең әсәрләрен төрки һәм башка халыклар әдәбияты белән чагыштырып, үзара бәйләнештә өйрәнергә мөмкинлеген әйтте.

«Муса Җәлил — татар халкын бөтен дөньяга танытуга иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Шуңа да аның шәхесен һәм иҗатын өйрәнү, иҗат серләрен, үзенчәлекләрен, бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен әһәмиятен билгеләү изге бурычыбыз булып тора», — диде Әлфәт Закирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100