news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов кардәш милләт иҗатчыларын бер халыкныкы гына дип атауга каршы

Галим фикеренчә, Урта Азия, Казахстан халыкларында теге яки бу авторны, әсәрне бер халыкка гына нисбәтле карау күренеше арта бара.

Әлфәт Закирҗанов кардәш милләт иҗатчыларын бер халыкныкы гына дип атауга каршы
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов кардәш халыклар иҗатчыларын бер халыкныкы дип атауга каршы булуын белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сөйләде.

“Бу күптәннән килгән бәхәс булып, үз вакытында танылган язучылар, галимнәр – Җамал Вәлиди, Галимҗан Нигъмәти, Газиз Гобәйдуллин, соңрак Мөхәммәт Гайнуллин, Ибраһим Нуруллин, Гали Халит, Мансур Хәсәнов, Шакир Абилов һ.б. хезмәтләрендә дә ул фикергә ачыклык кертелә. Татар әдәбиятында, әгәр теге яки бу әдип, башка халыкның тормышына, иҗатына көчле йогынты ясаган икән, аны уртак әдип итеп карау кабул ителгән”, - диде ул.

Мисал өчен, галим татар әдәбияты белән башкорт әдәбиятының тыгыз бәйле булуын әйтте. “Аерым шагыйрьләрне аерып карау да мөмкин түгел. Безнең фәнни хезмәтләрдә Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич татар һәм башкорт әдәбиятының уртак әдибе буларак кабул ителгән. Әйтик, Мәҗит Гафури бөтен хезмәтләрен, әсәрләрен бары татар телендә язган”, - диде ул.

“Шуңа күрә күршедә яшәүче коллегаларымның аны башкорт әдәбияты вәкиле буларак кына кабул итүләрен аңлап бетерә алмыйм. Минемчә, бу очракта иң уңышлы юл – аны уртак әдип дип карау. Мифтахетдин Акмулла – бүгенге көндә аны татар әдәбияты фәне татар, башкорт һәм казакъ әдәбиятларының уртак шагыйре дип саный. Мин моны кабул итәм”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Галим әйтүенчә, Сәйф Сараи һәм урта гасыр әдәбиятының башка вәкилләренә нисбәтле дә әлеге фикер өстенлек итә. “Бердән, күбесенең туып үскән урыны төгәл билгеле түгел. Икенчедән, әдипләрнең туган урыны буларак Алтын Урда дәүләте күрсәтелсә дә, байтагы хәзер татар яки төрки халыклар яшәми торган төбәкләр. Шул ук Сембер, Сарытау һ.б. төбәкләрдә төрки халыкларның бик аз санлы булуын беләбез”, - диде ул.

“Шулардан чыгып бу дәвер әдәбиятын уртак төрки әдәбият буларак өйрәнү кабул ителгән. Россиядә яшәүче төрки халыклар, нигездә, әлеге фикерне яклый. Безгә үз шәхесләребезне, үз тарихыбызны яклау буенча максатчан эш алып бару сорала”, - ди галим.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100