news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Әдәбият олимпиадасында яшьләрнең сәнгати фикер йөртүләре сөендерә

Галим татар әдәбиятыннан узган республика олимпиадасы биремнәрен кызыклы һәм катлаулы дип бәяләде.

Әлфәт Закирҗанов: Әдәбият олимпиадасында яшьләрнең сәнгати фикер йөртүләре сөендерә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә «Дуслык» балалар һәм яшүсмерләр спорт комплексы базасында татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә 7 — 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Олимпиадада Татарстанның 34 районыннан йөздән артык бала катнашкан.

«Олимпиадада катнашкан балаларның эшләрендә сәнгати фикерләү булуы сөендерә. Әдәбиятны аңлау, ярату бар. Татар мәктәпләре булганлыктан, фикерләрен кәгазьдә чагылдыру ягыннан без канәгать калдык. Укучыларга тәкъдим ителгән биремнәр кызыклы да, катлаулы да», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә олимпиаданың жюри рәисе, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов.

Аның сүзләренчә, укучыларның дәресләрдән тыш кызыксынуларын тикшерү җәһәтеннән, хәзерге әдәбият белән бәйле сораулар да булган. Укучылардан бүгенге көндә яшәп, иҗат итүче алты язучыны атап, аларның кайсы әдәби төрдә һәм жанрда иҗат итүен әйтү соралган.

«Иҗади бирем дә кызыклы эшләнелгән иде. Әйтик, яшен суккан имән турында аллегория элементларын файдаланып, иҗади эш үтәргә кирәк иде. Бала бу очракта яшен суккан имәннең хәл-халәтен сурәтләргә һәм әлеге күренешне әдәбиятка, җәмгыятькә нисбәтле, читләтеп алырга тиеш. Укучылар Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Һади Такташ һ.б. шәхесләрне яшен суккан имән образы аша аңлау культурасын ясаган иде», — диде галим.

Биремнәр арасында текстлардан өзекләр тәкъдим ителеп, әсәрнең исемен һәм авторын әйтү дә таләп ителгән. «Һәр сыйныф өчен шигъри юллар бар иде, укучылардан шигырь строфаларын дөрес итеп язу соралды. Бу эш төрләре баланың игътибарлыгына, аның әдәби текст белән таныш булу дәрәҗәсен һәм мөстәкыйль эшләвен күздә тотты», — диде Әлфәт Закирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100