news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов балалар әдәбиятының дәрәҗәсе түбән дигән фикер белән килешмәвен әйтте

Әдәбият галиме фикеренчә, бүгенге көндә татар телендәге балалар әдәбияты бар һәм яши.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов хәзерге замандагы балалар әдәбиятының дәрәҗәсе түбән дигән фикер белән килешмәвен белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Татар телендәге балалар әдәбиятының дәрәҗәсе түбән дип сөйләүчеләрне кабул итә алмыйм, килешмим. Чөнки әлеге байлыгыбызны өйрәнергә, бәя бирергә кирәк, аннан соң гына бу сорауга килеп чыгарга мөмкин”, - ди галим.

Әлфәт Закирҗанов балалар шигърияте бар дигән фикердә. “Балалар әдәбияты мәсьәләсенә мин фәлсәфи яктан карыйм. Шәүкәт Галиев яисә Роберт Миңнуллиннарны кем дәвам итә дисәк, бүгенге көндә дә, балалар шигърияте бар. Киң танылу алган һәм лидер дәрәҗәсенә чыкканнарны аерып күрсәтү, бәлки, кыенрактыр”, - диде ул.

Әдәбият галиме китап кибетендә өлкән яшьтәге Нәҗибә Сафиналардан, Ренат Харислардан алып, Алмаз Гыймадиевлар, Айсылу Галиевалар, Ленар Шәехләр һ.б. китаплары бар дип сөйләде. “Алар бөтенесе балалар өчен иҗат итә. Сәхнә әдәбияты өчен драматург Илгиз Зәйниевның чыккан китабы да бар.

Балалар әдәбияты бүген бар, яши. Әгәр дә юк дип әйтүчеләр бар икән, димәк, алар бу китапларны күрмиләр, белмиләр”, - ди Әлфәт Закирҗанов.

“Бүгенге балалар иҗатына якын килгәннәрнең күбесе универсал, алар зурлар өчен дә яза, төрле юнәлешләрдә эшли. Балалар әдәбиятында гына аерылып торучысы аз”, - диде галим.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100