news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лейпцигтагы китап ярминкәсендә йөздән артык татар китабы тәкъдим ителәчәк

"Лейпциг китап ярминкәсе" басма матбугат күргәзмә-сатуында беренче тапкыр Татарстан китап нәшрияты үз китапларын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Лейпцигта уза торган танылган "Лейпциг китап ярминкәсе" басма матбугат күргәзмә-сатуында беренче тапкыр Татарстан китап нәшрияты үз китапларын тәкъдим итәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лейпциг ярминкәсе 15 марттан 18 мартка кадәр эшләячәк. Беренче тапкыр ул XVII гасырда узган. Быелгы экспозициядә гадәттәгечә дөньяның төрле нәшриятлары катнаша.

Татарстан китап нәшрияты күргәзмәдә йөздән артык төрле жанрдагы басмаларын тәкъдим итә. Алар арасында проза, поэзия, балалар, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбияты, иллюстрацияләнгән альбомнар, татар, рус, инглиз һәм башка телләрдәге сүзлекләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot