news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лейпциг "Татарча диктант" язды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган акциядә Германиянең төрле шәhәрләреннән махсус килгән милләттәшләребез Лейпцигта татарча диктант язды.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган акция кысаларында Германиянең төрле шәhәрләреннән махсус килгән милләттәшләребез Лейпцигта татарча диктант язды. Бу чараны оештыруда “Аргамак” вәкилләре Асия Матушанская, Гөлназ Вәлиева hәм Данис Алиаскәров катнашып, ул 5 миллион томлык хәзинәгә ия булган Альбертина исемендәге атаклы университет китапханәсендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әле күптән түгел генә Лейпциг университетында докторлык диссертациясен яклаган Асия Матушанская кунакларны белем сакчысы булган борынгы бинаның тын залларына җитәкләп алып керде. Биредә диктант ниндидер күтәренке бер рухта үтте.

Башлангыч мәктәпнең дүртенче сыйныфында укучы, Германиядә туып үскән Эльнара Ильясованың кечкенә генә бармаклары белән тоткан каләме татар сүзләрен тезүе аеруча күңелне җылытты. Лейпцигтагы диктантның үзенчәлеге дә булды: биредә диктантны бер немец егете дә язган.

Максимилиан Фляйг бер ел элек Диләрә исемле татар кызына өйләнгән hәм шуңа татар телен өйрәнә икән. Ул, әлбәттә, текстның катлаулы булуына борчылды, әмма алай да тырыша-тырыша ике сәгатьлек диктантны язып чыкты.

“Мин бик теләп бу чарада катнаштым, чөнки минем татар телендә яза алам микән дип, көчемне сынап карыйсым килде”, – дип белдерде Максимилиан.

“Мин татар телен, беренче чиратта, ул – хатынымның һәм аның гаиләсенең туган теле булганга күрә өйрәнәм. Балаларыбыз тугач та, аларны, әлбәттә, татарча язарга һәм укырга өйрәтәчәкбез, туганнары белән дә, башка татарлар белән туган телендә аралаша алырга тиеш алар”, – диде немец егете.

“Татарларның төрле чаралар оештырып, үз мәдәният һәм телләрен саклап килүләре бик мөһим. Бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә. Германия тарихында андый вакыт булды инде. Без, Европада яшәүче мәгърифәтле кешеләр, дөньяда барлык халыклар да тынычлап яши алуы өчен милләтчелек һәм шовинизмга каршы көрәшергә тиеш”, – дип билгеләп үтте Максимилиан.

Шулай итеп диктанттан соң кешеләр әле үзара фикер алышты. Барлык катнашучылар да бу акция татар теле кагыйдәләреннән башлап туган телебезнең хәлен белүгә кадәр төрле темаларга уйланырга мәҗбүр итә, дип килештеләр.

Татарча диктантны укырга тиеш булган режиссер Илшат Рәхимбай, Барселонада рейс тоткарлану сәбәпле, чарага килеп өлгермәде. Нәтиҗәдә, бу юлы укытучы вазифасын Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гөлназ Вәлиева башкарды. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек укылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100