news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лейкозлы сыерның сөте сәламәт сыер сөтеннән арзанрак бәяләнәчәк – Баш ветеринария идарәсе

Республикада лейкозлы сыерларны бетерү өчен 4-5 ел вакыт кирәк, ди Алмаз Хисаметдинов.

(Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Киләчәктә лейкозлы сыер сөте сәламәт сыер сөтенә караганда арзанрак бәяләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов әйтте.

“Лейкозлы сыерлар темасы – авырткан җир булып кала бирә. Әмма ул алга таба тагын да кискенләшәчәк. Безнең аңлавыбызча, лейкозлы сөтнең бәясе сәламәт сыер сөтенә караганда түбәнрәк булачак”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

  • Республикада барлык мөгезле эре терлекнең 15 проценты лейкоз авыруына дучар.

“Ел саен без бу санны киметергә тырышабыз. Беренче ике елда - 5әр, узган ел 3 процентка киметтек. Бу өлкәдә эш бара, әмма ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итеп бетерү өчен безгә 4-5 ел вакыт кирәк”, - диде Татарстанның баш ветеринары.

  • Лейкозлы сыер сөтен сату өчен электрон товар озату документы алганда да кыенлыклар бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100