Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Левитин: Казанда узган Киләчәк уеннары яшьләрнең спортка карашлары үзгәрүен күрсәтте
Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр узган Киләчәк уеннары яшь буынның спортка карашлары үзгәрүен күрсәтте. РФ Олимпия комитетының беренче вице‑президенты Игорь Левитин шулай дип белдерде. Бу хакта «Матч ТВ» телеканалы хәбәр итә.
«Казанда узган Киләчәк уеннары яшьләрнең спортка карашлары үзгәрүен күрсәтте дип уйлыйм. Бу – без күнеккән спорт та, һәм әлбәттә инде, фиджитал‑уеннар да», - диде ул.
Левитин билгеләп үткәнчә, дөньяга ярышларның яңа форматлары кирәк. Аның сүзләренчә, күп полярлы дөньяда халыкара спорт оешмалары куллана торган стереотиплар юкка чыга һәм аларга бүгенге чынбарлыкта «спортчыларның милли төсмерләре буенча кимсетелергә тиеш түгеллеген» аңларга кирәк.
Халыкара мультиспорт турниры Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр узды. Аны ачу тантанасына республика башкаласына Россия Президенты Владимир Путин һәм вәкилләре ярышларда катнашкан кайбер илләрнең лидерлары килде. Инде беренче көнне үк, Россия лидеры белән очрашу вакытында, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Киләчәк уеннарын 2025 елда үзләрендә үткәрергә тәкъдим итте. Аннары турнир ачылышында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев ярышны үзләрендә кабул итәргә әзер икәнен белдерде. Соңрак турнир җитәкчесе Игорь Столяров Киләчәк уеннарын кабул итәчәк чираттагы ил Берләшкән Гарәп Әмирлекләре булачагы хакында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз