news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лев Гершанов: “Бүгенге көндә бомжларга нәтиҗәле итеп йогынты ясау ысуллары юк”

Р.Вәгыйзов сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль һәм республика дәрәҗәсендә сукбайлыкны профилактикалау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче закон кабул итәргә һәм бомжларга ярдәм итү буенча, яңадан укыту, эшкә урнаштыру һәм социаль элемтәләрне торгызу юн

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татмедиа” агентлыгында билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затларга (бомжларга) ярдәм күрсәтүгә багышланган матбугат очрашуы булды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре хәзерге вакытта мондый кешеләргә ни рәвешле булышлык күрсәтеп булуы хакында сөйләде.

Бу сөйләшүгә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Рәшит Вәгыйзовның агымдагы елның 29 нчы октябрендә ТР Дәүләт Советы Президиумында ясаган махсус доклады этәргеч биргән дип аңларга кирәк. Ул бу чыгышында әлеге мәсьәләнең депутат корпусы, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмаларда борчылу тудыруын билгеләп үткән иде.

Йорт-җире, эше булмаган затлар эшкә урнашуда авырлык кичерә, чөнки аларның паспортлары да, башка документлары да югалган. Алар алдында шулай ук медицина ярдәме алу, пенсиягә чыгу проблемалары тора. Икенче яктан караганда, бомжлар җәмгыятьнең иминлегенә куркыныч тудыра. Чөнки бу затлар арасында җинаятьчеләр, йогышлы авырулар белән чирләүчеләр дә җитәрлек. Аларның һәр өченчесендә туберукулез авыруы табылган.

Бүгенге көндә республиканың Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бомжлар өчен социаль яраклашу үзәкләре эшли. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, ел дәвамында мондый үзәкләргә 600ләп кеше мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә беренче салкыннар башлангач.

Рәшит Вәгыйзов кешеләрнең билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга әйләнү сәбәпләрен дә билгеләп үтте. Аның фикеренчә, тәртипсез тормыш рәвеше алып барганнар, төрмәдән чыкканнар гына бомжга әйләнми. Мондый затларның санын өлешләп торак төзүдә алданганнар, ятим балалар да арттыра.

Кеше хокуклары буенча вәкил сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль һәм республика дәрәҗәсендә сукбайлыкны профилактикалау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче закон кабул итәргә һәм бомжларга ярдәм итү буенча махсус дәүләт программасын, шулай ук яңадан укыту, эшкә урнаштыру һәм социаль элемтәләрне торгызу юнәлешендәге программа эшләргә кирәк. Бу затларга медицина ярдәме күрсәтү буенча мәсьәләләр дә көйләнеп бетмәгән.

Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, бомж хәленә төшүчеләрнең 32 проценты – төрмәдә утырып чыккан кешеләр, 45 проценты - аерылышу, туганнары белән элемтәләр өзелү аркасында йортсыз-җирсез калучылар. Ә кемдер сукбайлыкны тормыш алып бару рәвеше итеп үзе сайлап ала.

Республиканың бомжларга социаль хезмәт күрсәтү оешмалары “Көнчыгыш – Көнбатыш – СПИД” җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук бу үзәкләр каршында социаль бюро ачыла һәм бюджеттан тыш акчалар ярдәмендә мондый затлар яңа тормыш шартларына ияләшсен өчен, чаралар уздырыла. Пенсия яшенә җиткәннәр һәм ятып авыручылар стационарга урнаштырыла. Без булышуын булышабыз, әмма алрның бу халәттән чыгарга үз теләкләре булырга тиеш”, - дип, Н.Бутаева бу елда 363 кешенең реабилитация узуын хәбәр итте.

Агымдагы елның 9 аенда 123 кешенең теркәлү хокукы кире кайтарылган, 217нең паспорты, шулай ук полислар, ИНН документлары, хәрби билетлар яңадан ясатылган, 125 кешенең тору урыны белән бәйле мәсьәлә хәл ителгән, 196сы эшкә урнаштырылган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе башлыгы Ирина Малышева сүзләренчә, бомжлар арасында туберкулез һәм ВИЧ, бетләү, сифилис, корчаңгы белән бәйле чирләр киң таралган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Участок милиционерлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәлеген оештыру идарәсе башлыгы Лев Гершанов белдергәнчә, бүгенге көндә Казанда теге яки бу дәрәҗәдә җинаять кылган 433 бомж милициядә исәптә тора. Шуның 207се урлау, талау белән бәйле, шулай ук бер-берсен үтерү очраклары да теркәлгән. “Бүгенге көндә аларга нәтиҗәле итеп йогынты ясау ысуллары юк. Элек әрәмтамаклык өчен җавапка тартып була иде, хәзер анысы да бетте”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100