news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лев Амбиндер: «Төбәкләрдә хәйриячелек буенча Татарстан икенче урында тора»

«Русфонд» президенты сүзләренчә, SMS-җыемнарда республика иганә җыемнары күләме буенча төбәк-лидерлар бишлегендә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия төбәкләре арасында Татарстан хәйриячелек буенча икенче урынны тота. Бу хакта бүген “Игелекле Казан: хәйриячелек традицияләре” форумы ачылышында «Русфонд» президенты, РФ Президенты карамагындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары Советы әгъзасы Лев Амбиндер җиткерде.

Докладчы сүзләренчә, 15 млн телевизор караучы «Беренче каналда» бара торган «Русфонд» проектларында катнаша. Фонд сайтында кергән якынча 60 меңләп кеше 500 млн сумга кадәр акча җыя.

«SMS-җыемнарда Татарстан иганә җыемнары күләме буенча тотрыклы рәвештә төбәк-лидерлар бишлегендә. Беренчеләр булып Мәскәү һәм Питер тора, алар көндәш түгел, чөнки анда яшәүче халык саны күп. Аннан Краснодар крае, анда да халык республикада яшәүчеләрдән бер ярым тапкыр артык.

Төбәк хәйриячелегендә Татарстан Санкт-Петербургтан соң икенче урында тора. Әле ул башка төбәкләрдән шактый зур аерма белән алда. Мәскәүне без төбәккә кертмибез. Мин һәрвакыт Россиядә биредә яшәгән кебек халык юк дип белдерәм», – диде Л. Амбиндер.

Аның сүзләренчә, «Русфонд»ның 20 ел эшчәнлеге чорында 9 млрд сумга якын акча җыелган. «2014 елда иң күп җыем булды – 1 млрд 709 млн сум. 20 ел дәвамында якынча 17 мең, 2016 елда 2624 балага ярдәм күрсәтелде. Ел ахырына кадәр бу сан 3,5 меңгә җитәр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте «Русфонд» президенты.

«Хакимият безне һәрвакыт адреслы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәсез, дип битәрли. Әмма теләсә-кайсы проблемада кеше йөзе булырга тиеш», – дип төгәлләде ул чыгышын.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100