news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова балалар үстерүче әниләргә шигырьләр язарга киңәш итә

Шагыйрә фикеренчә, бүгенге көндә балалар өчен язучылар җитми.

Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова балалар үстерүче әниләргә шигырьләр язарга киңәш итә
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова бүгенге көндә балалар өчен язучылар җитми дип саный.

«Кызганыч, балалар өчен язучылар аз. Бу бик абруйлы эш түгел дип саныйлардыр. Балалар өчен шигырь язып акча эшләп буламы? Аның китабын чыгарып акча эшләп буламы? Роман язсаң, гонорарын да өеп бирәләр… Шуңа күрә балалар язучылары аз», — диде ул «Интертат»ка.

Йолдыз Шәрәпова балалар тәрбияләүче әниләргә шигырьләр язарга тәкъдим итте.

«Бүгенге көндә балалар үстерүче әниләргә балалар өчен язарга киңәш итәр идем. Шулай балаларыңны да тәрбиялисең. Минем шикелле. Мин балалар тәрбияләү өчен язарга тотындым бит. Бер генә бала да алай ит, болай ит дигәнне яратмый. Ә шуны шигырьгә төреп бирсәң, сизми дә кала ул аны. Шулай иткәндә, әниләр бер атуда ике куянны тота ала», — диде язучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100