news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Стәрлетамак шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә катнашты, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Стәрлетамак шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт дәүләт университеты филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы тарафыннан Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә катнашты, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар-конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук, Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә дә «Тукай бәйрәме» җырлы-моңлы күркәм чара узды.

«Милләттәшләребезнең Габдулла Тукайның бай мирасын саклауга, аны яшь буынга тапшыру буенча күркәм эшләре өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез», — дип яза Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100