news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучысы Рөстәм Галиуллинның «Гипнозчы малай» китабы башкорт телендә дөнья күрде

Җыентыкка мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч хикәяләр тупланган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада татар язучысы Рөстәм Галиуллинның башкорт телендә «Гипнозчы малай» дигән китабы басылып чыкты.

Тәржемә авторы — Айгиз Баймөхәмәтов, рәссамы — Альбина Такалова. Җыентыкка мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч хикәяләр тупланган, дип яза «Шоңкар».

«Рөстәм Галиуллинның әсәрләре зур тәрбияви әһәмияткә ия, — дип билгеләп узды тәрҗемә авторы Айгиз Баймөхәмәтов. — Икенчедән, әдәбият һәрчак безнең халыклар арасында дуслык күпере булды. Рөстәм Госман улы — әдәби бәйләнешләрне ныгытуга зур көч салган талантлы язучыларның берсе».

  • Рөстәм Госман улы Галиуллин (1987) — татар прозаигы, Муса Җәлил исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100