news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты һәм Ачык университет әдәбият турында лекторийлар циклын башлады

Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый.

Татар китабы йорты һәм Ачык университет әдәбият турында лекторийлар циклын башлады
https://mincult.tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге бирә торган Ачык университет һәм Татар китабы йорты лекторийлар циклын башлады. Чара Татар китабы йортында һәр пәнҗешәмбе һәм җомга булачак.

«Татар әдәбияты: борынгыдан — Яңа заманга» курсы модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.

Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый. Беренчесе 28 гыйнварда булды инде. Икенчесе бүген, 29 гыйнварда, 17:00 сәгатьтә башлана, диелә Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Катнашу өчен, @univer.tatar һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ аккаунтларына керергә һәм сылтама буенча узып яки директка язып теркәлергә кирәк. Урыннар чикле. Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру турында танык тапшырыла.

Темалары: 

  • Болгар чоры әдәбиятына кереш.
  • «Кыйссаи Йосыф» — татар әдәбиятының таҗы;
  • Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;
  • Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;
  • Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.

Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк. Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100