420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Яшел Үзән, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре 4 нче мәктәп һәм 14 нче лицей укучылары өчен квест үткәрде. Бу хакта район газетасы яза.
Уенның асылы — укучыларны, беренче карашка гына бик гади булып күренгән, китапханәче эше белән таныштыру.
Балалар абонементта һәм уку залында эшләделәр: яңа укучыларга формулярлар тутырдылар, каталогларда китаплар эзләделәр һәм бирелгән тема буенча китаплар сайладылар, диелә хәбәрдә.
Шулай ук, ике команда да яраткан китапларын тәкъдим итү чыгышы ясады.