news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алишер Усманов Болгар академиясенә сирәк китаплар коллекциясен бүләк итте

Коллекциягә математика, фармакология, медицина, ботаника, астрономия, музыка һәм философия буенча 700 дән артык китап кергән.

Алишер Усманов Болгар академиясенә сирәк китаплар коллекциясен бүләк итте
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россия эшмәкәре Алишер Усманов, Болгар ислам академиясенең попечительләр советы әгъзасы буларак, оешмага Европада төрле елларда нәшер ителгән ислам тематикасы китапларының уникаль коллекциясен бүләк итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус җыелган коллекция 750 китапны үз эченә ала, алар XV гасырдан XX гасырга кадәр Европаның Гданьск, Аугсбург, Киль, Амстердам, Венеция, Бордо, Оксфорд, Лондон, Дублин, Неаполь, Париж, Берлин һәм шәһәрләрендә нәшер ителгән

Коллекция зур фәнни һәм тарихи кыйммәткә ия. Анда математика, фармакология, медицина, ботаника, астрономия, музыка, философия буенча басмалар тәкъдим ителгән. Нигездә, бу гарәп-мөселман галимнәренең Европа телләренә тәрҗемә ителгән эшләре.

Коллекциянең иң кыйммәтле нөсхәләре булып XV гасырда басылган беренче басма китаплар тора. Аларга, танылган галим Абу Али ибн Синаның (Авиценна) "Канон" медицина трактаты керә. Ул - 1490 елда Венециядә нәшер ителгән латин телендә авырулар тасвирламасы. Шулай ук Абу Машарның 1495 елда нәшер ителгән астрономия трактаты керә.

Коллекция мөселманнар өчен фән үсеше тарихы буенча тикшеренүләр өчен бай чыганак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100