news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Литературные знакомства» альманахының яңа саны татар язучылары белән таныштырган

Кереш сүзне әдәбият галиме Әлфия Галимуллина язган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Литературные знакомства» әдәби альманахының 2021 елгы соңгы саны татар язучылары әсәрләреннән төзелгән.

Язучылар берлегеннән хәбәр ителүенчә, альманахка прозаиклар һәм шагыйрьләр Газинур Морат, Марат Кәбиров, Айгөл Әхмәтгалиева, Илсөяр Иксанова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәмис Аймәт, Рифат Җамал, Рәмзия Габделхакова, Рифат Сәлах, Ркаил Зәйдулла, Гөлүсә Батталова, Рөстәм Галиуллин һәм Фирүзә Җамалетдинова әсәрләре кергән.

Җыентыкның төзүчесе — Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова. Кереш сүзне әдәбият галиме Әлфия Галимуллина язган.

Журнал тышлыгына Кол Шәриф һәм Зилантлы фоторәсем төшерелгән.

  • Әдәби журнал 2008 елдан бирде Мәскәүдә чыга.
news_right_1
news_right_2
news_bot