news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә багышланган шигъри бәйге була

Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 гыйнварда Саратовның «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган шигъри бәйге игълан итте.

Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә #возрождение_конкурс_1100 хештегы белән үзең иҗат иткән шигырьне урнаштырырга кирәк. Әсәр тематик яктан алда торган юбилейга бәйле булырга тиеш.

Бәйгене Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында Саратов шагыйрәсе Әлфия Кәримова белән онлайн-очрашудан соң игълан иткәннәр. Ул «Интернет заманында шагыйрьнең роле» дигән темага багышланган.

Катнашу өчен «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы (@vz_64_ru) һәм шагыйрә Әлфия Кәримованың Instagram социаль челтәрендәге аккаунтларына (@alfiakarimova73) язылырга кирәк.

Конкурска эшләр 2021 елның 25 февраленә кадәр кабул ителә. Иң яхшы 50 бүләк авторын истәлекле бүләкләр көтә. Аларның шигырьләре тематик җыентыкка да кертеләчәк, диелә хәбәрдә.

Чарада «Яңарыш» оешмасы активистлары һәм Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе укучыларының ата-аналары катнашкан, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100