news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клара Булатова Хәсән Туфанга мәхәббәте турында «Искәндәр кыйссасы» китабын чыгарды

Шагыйрә ике арадагы мөнәсәбәтләрен «Әфләтүн мәхәббәте» дип атый.

Клара Булатова Хәсән Туфанга мәхәббәте турында «Искәндәр кыйссасы» китабын чыгарды
Рәфкать Шаһиев

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рәфкать Шаһиев). Татарстан китап нәшриятында халык шагыйре Клара Булатованың «Искәндәр кыйссасы» дигән яңа китабы басылып чыкты. Җыентыкта авторның шагыйрь Хәсән Туфан белән икесе арасындагы яшерен мөнәсәбәтләрне ачкан истәлекләре, аңа багышлап язган шигырьләре урын алган. Бу хакта автор үзе хәбәр итте.

«Хәсән абый миңа язган шигъри хатларын университетның Кызыл позиция урамындагы 6 нчы тулай торак почта тартмасына китереп сала иде. Ә аннан соң… Ул мине шагыйрә итеп яратты…» — дип искә ала автор.

Китаптан аңлашылганча, Хәсән Туфан Клара Булатованы — Тәнәкә, ә шагыйрә үзе Хәсән Туфанны — Искәндәр дип атаган. Хәсән Туфанның яшел кара белән язган хатлары, андагы хис-мөнәсәбәтләр, шигырьләргә кергән чүәкләр турындагы сер сандыгын киереп ачтым, ди шагыйрә.

Клара Булатова әйтүенчә, аларның мәхәббәт тарихы әдәбият дөньясында сер булмаган. Шагыйрә әйтүенчә, язучылар, шагыйрьләр арасында яшерен генә сүзләр күп булган. «Хәсән ага ул гайбәтләрне ишетеп китте», — диде ул.

Шагыйрә ике арадагы мөнәсәбәтләрен «Әфләтүн мәхәббәте» — ягъни, «Платоник мәхәббәт» дип атый. Ул кияүгә чыкканда бу яратуы хакында иренә дә сөйләвен әйтте.

Китап күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның 120 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән. Тиражы 1100 данә.

Клара Булатова — шагыйрә, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2015). Халык шагыйре (2019). Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итә. 1936 елда Сарман районы Татар Карамалысы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.

Хәсән Туфан (1900-1981) — шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1966). Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа. 1940 елда кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. 1942 елда «халык дошманы» дип гаепләп, атарга хөкем итәләр. Тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. 1950 елда, иреккә чыгарга вакыты җитеп килгәндә, аны гомерлек сөргенгә хөкем итәләр. Новосибирск өлкәсенең Покровка авылында торырга җибәрелә. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда ССРБның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100