news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Татарстан» журналының китапка багышланган махсус чыгарылышын тәкъдим иттеләр

Лотереяда җиңүчеләргә Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев автографы куелган китап бирделәр.

Казанда «Татарстан» журналының китапка багышланган махсус чыгарылышын тәкъдим иттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Татарстан» журналының махсус чыгарылышының презентациясе булды. Журналның тугызынчы - сентябрь саны тулысы белән китап темасына багышланган иде.

Кичәнең үзенчәлеге оттырышсыз китап лотереясе булды. Җиңүчеләргә Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев автографы куелган ике китап бүләк ителде.

«Татарстан» журналының баш редакторы Татьяна Вафина үз чыгышында журналга Минтимер Шәймиев еш язуын искәртте. Бу санда да аның хезмәте басылган. 

«Декабрьдә „Татарстан“ журналы нәшер ителә башлауга 101 ел була. Башта журналны Татарстандагы төп кешеләр — министрлар, ректорлар һәм башкалар җитәкләде. Бу номерны чыгарганда, без иске традицияне кабатларга карар кылдык. Журналны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ярдәме белән чыгардык», — дип аңлатты «Татарстан» журналының баш редакторы Татьяна Вафина.

«Китап уку минем өчен искиткеч вакыт үткәрү. Мин китапны үз-үземне тәрбияләү коралы, текстны анализлау чыганагы буларак кабул итәм. Бүген рус, татар һәм башка әдәбиятлар актив үсеш кичерә. „Татарстан“ журналы да рус һәм татар телләрендә чыга», — дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары журнал киләчәктә бары тик матур көннәр генә кичерер дип ышануын әйтте. Бу санның болай яхшы килеп чыгуын ул әдәбият, китап, белем темасының һәрвакыт актуаль һәм кирәк булуына бәйле дип саный.

Әлеге чарага язучы, ике тапкыр «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин да кунакка килгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100