news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Фәннур Сафин исемендәге премия әкият жанрында язучы иҗатчыларга биреләчәк

Бәйгегә 27 ноябрьдә йомгак ясалачак.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Якты юл»). Районда өченче ел рәттән Фәннур Сафин исемендәге әдәби бүләккә ия булу өчен бәйге үткәрелә. Проект район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән тормышка ашырыла. Бәйгегә 27 ноябрьдә йомгак ясалачак. Бу хакта Тукай районының «Якты юл» газетасы яза.

Быел Фәннур Сафин исемендәге премияне билгеләү өчен конкурсның шартлары башка елгылардан үзгә: каләм тибрәтүчеләр әкият жанрында көч сынаша. Ә урыннар узган еллардагыча, яшь төркемнәренә карап билгеләнә: җиңүчеләр 7-11, 12-14, 15-18 яшьлекләр һәм 18дән өлкәнрәкләр арасында дүрт номинациядә ачыклана, диелә хәбәрдә.

Бәйрәмгә Татарстан язучылар берлеге әгъзаларының килүе көтелә. Шулай ук Чаллы язучылары һәм Удмуртиядән килгән кунаклар катнашачак. 

Каләм осталары көннең беренче яртысында Тукай районы авылларына чыгып, мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында әдәбият сөючеләр белән очрашалар. Ә премияне тапшыру тантанасы Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Ул 17 сәгатьтә башлана, дип яза район газетасы.

Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мәгълүматларына караганда, быелгы конкурста катнашу өчен барлыгы 75 эш кабул ителгән, шуның 45е мәктәп укучыларыннан кергән, калган 30ы китапханәләр аша тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100