Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әдәби Сабантуйның җиңүчесе билгеле булды
Җиңүче исемен Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла атады.
(Арча районы, 27 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Арчада узган Әдәби Сабан туенда Әлмәт шәһәреннән Сиринә Мифтахова беренче урын алды.
«Мин җиңәргә тиеш идем. Чөнки ныклап әзерләндем, бүгенге көнне күптән көттем. Әдәби марафонга шигыремне соңгы көндә генә җибәргән идем. Бәйгегә үтүче 24 кеше арасына кердем. Бик бәхетлемен», — дип уртаклашты җиңүче «Татар-информ» хәбәрчесе белән.
Икенче урынны тумышы белән Кама тамагыннан булган Нурсәнә Хөсәенова, өченчене — Балык Бистәсе районыннан Зәлинә исемле катнашучы алды.
Әдәби Сабан туенда 24 катнашучы көч сынашты. Моңа кадәр алар Әдәби көрәш марафонында онлайн форматта катнашып, иллегә якын кеше арасында җиңгән иде.
Әдәби көрәшнең финалында катнашучыларга үзләренең туган якларындагы күренекле шагыйрь һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында өч минут эчендә сөйләргә кирәк булды.
Әдәби Сабан туеның абсолют батырын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз