news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс игълан ителде

Катнашучыларның эшләре 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсендә Советлар Союзы Герое, танылган татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби конкурс була.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйге дистанцион рәвештә үткәрелә. Анда катнашу өчен фронтовик язучыларның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр чакырыла.

Катнашучылар барлыгы өч яшь категориясенә бүленә – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, 36дан 50 яшькә һәм 51 яшьтән өлкәнрәкләр.

Конкурсантлар комиссиягә Җәлил шигырен татар телендә башкарган роликны тәкъдим итәргә тиеш.

Оештыручылар Бөек Ватан сугышы геройлары турында тарихи мирасны саклау һәм Муса Җәлил иҗатын популярлаштыру бурычын куя.

Катнашучыларның эшләре 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр Elvira-0626@mail.ru электрон адресына кабул ителә. «Шигырь укучылар конкурсына» дигән тамга кую сорала.

Конкурс нәтиҗәләре 15 октябрьдә билгеле булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100