news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә Тукайга багышланган бәйрәм кичәсе булды

Әкият геройлары булып киенгән балалар әдипнең шигырьләрен матур итеп сөйләде, әсәрләрен оста сәхнәләштерде.

Ульяновск өлкәсендә Тукайга багышланган бәйрәм кичәсе булды
http://emetul73.ru.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел булды. Шул уңайдан Ульяновск өлкәсе Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәктәбендә бәйрәм кичәсе оештырылган иде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Анда башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Әкият геройлары булып киенгән балалар әдипнең шигырьләрен матур итеп сөйләде, әсәрләрен оста сәхнәләштерде. Балаларның зәвыклы итеп тегелгән милли татар костюмнары, сәхнәдә урын алган читән, чүлмәк һәм чуен — Тукай заманындагы күренеш һәркемдә соклану тудырды.

Әдәби-музыкаль кичә балаларда да, ата-аналарда да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Бәйрәм кичәсе «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot