Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рушания Гыйләҗева хәрефләрне өйрәнү өчен яңа шигъри әлифба чыгарган
Китапта һәр хәреф бер хайван аша аңлатыла.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшриятында Рушания Гыйләҗеваның «Хәрефләр өйрәнәбез» дип аталган шигъри әлифбасы нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автор үзе сөйләде.
«Татарстан китап нәшриятында „Хәрефләр өйрәнәбез“ исемле китабым басылып чыкты. Китапта әлифбадагы 38 хәрефкә дә шигырь бар. Шигырьләрдә тереклекне җанландырып, балалар зиһенендә берәр нәтиҗә ясаттырасым килде. Мин аларның һәрберсен кешелек сыйфатлары белән тасвирларга тырыштым. Шигырьләрне язганда һәрбер тереклек урынында берәр кешене күз алдыма китердем», — диде автор.
Рушания Гыйләҗевага әлифбаны мондый ысул белән өйрәтүчеләр әлегә кадәр булмаганын әйткәннәр. «Нинди генә жанрда язсам да, кабатланмаска тырышам. Үземчә ачыш ясыйсым килә», — диде ул.
Автор китапның укырга өйрәнү өчен бик җайлы әсбап булуын әйтте. «Оныгым табибка барган куркак куян һәм куянны кунакка көтеп утырган бүре турындагы шигырьләрне аеруча яратты», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз