news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегуловның соңгы 10 елдагы эшчәнлеге яктыртылган яңа китабы чыккан

350 данә белән чыккан хезмәттә профессорның татар халкы, әдәбиятыда үткән юлы, аның бүгенге хәле, киләчәге хакында уйланулары урын алган.

Хатыйп Миңнегуловның соңгы 10 елдагы эшчәнлеге яктыртылган яңа китабы чыккан
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловның «Гомерләр уза икән ул…» дип исемләнгән китабы дөнья күргән. Төп урынны галимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган татар, рус, төрек, инглиз, япон телендәге язмалар алган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Әлеге китапны 2009 елда басылган „Хатыйп Миңнегулов турында — О профессоре Миннегулове“ китабының дәвамы дияргә мөмкин. Гомерем буе үз халкымны, аның мәнфәгатен, кызыксынуларын күзәтеп эшләдем. „Януларым, көюләрем гел синең өчен генә“, дигәндәй, минем бөтен эшчәнлегем — милләткә хезмәт итү», — диде ул.

Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, китапка соңгы 2 елда язылган мәкаләләр, доклад-чыгышлар да кергән. «Анда Пекинда, Истанбулда ясалган Алтын Урда, Чыңгыз Айтматов һ.б. хакындагы язмаларым бар, алар уңай кабул ителгән иде», — дип сөйләде ул.

«Рабит Батулланың: „Юбилейда бар сүзгә ышанып утырсаң, ахмак булырсың“, — дигән сүзләре бар. Мактаусыз булмый, чөнки жанры шундый. Икенче яктан, хезмәттә урын алган язмалар тормыш турында уйланулар да. Фоат Галимуллин, Рамил Исламов, Әнвәр Шәрип кебек галимнәрнең язмалары да бар. Алар минем турында гына түгел, милләтебезнең, әдәбиятның рухи мирасы турында да сөйли», — ди галим.

Хатыйп абый XX йөз татар әдәбиятында күренекле шәхесләрнең чагылышын да гәүдәләндергән. «Мин 1990 еллардан алып чит илдәге татар мөһаҗирләрен өйрәнәм, чит илләрдә чыккан газета-журналлар, аерым шәхесләрдән, Гаяз Исхакый, Шиһап Нигъмәти һәм укучыларга билгеле булмаган, Америкада яшәгән Әхмәт Гәрәй турында материаллар, Коръәннең яңа басмасы хакында язмам бар», — диде ул.

Хатыйп Миңнегулов китапның кичә нәшер ителгәнен әйтте. «Ул „Ихлас“ нәшриятында эшләнде, „Идел-Пресс“та нәшер ителде. Коронавирус сәбәпле, китапның чыгуы бераз сузылды. Билгеле, китапны бөтен кеше дә укымый. Бик азлары укый, берәүләре актарып чыга, икенчеләре рәсемнәрен карый. Шуңа күрә китапта күмәк төшкән фотолар да урын алды», — диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100