Мәскәү өлкәсендә Тукайга багышланган күргәзмә ачылды

Әлеге чара бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга багышланган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең «Остафьево» — «Русский Парнас» дәүләт музей-утарында «Тукай. Майоров. Отражение» күргәзмәсе ачылды.

Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә Тукай портретлары тәкъдим ителде. Ленинград рәссамы Игорь Майоров аларны 1980 елларда шагыйрьнең 100 еллыгына ясаган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Портретлар Александр Колосковның шәхси коллекциясеннән алынган. Идеянең авторы һәм иҗат проекты җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина. 

Күргәзмә Россия Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә ачылачак.