news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Клара Булатованың иҗатына багышланган чара булды

Чара шагыйрәнең 85 яшьлеге уңаеннан үткәрелде.

Әлмәттә Клара Булатованың иҗатына багышланган чара булды
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 26 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булды.

Шагыйрәне котларга каләмдәшләре Минзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Сәхия Хәбибуллина, авылдашлары, укытучылар килде. «Туган як» тарих клубы исеменнән Хәбипова Зәрия, Җамалиева Гөлия, Ямаева Әлфия шагыйрәне туган көне белән тәбрикләделәр.

Зилә Саримова «Шушы яктан шушы туфрактан без», «Кыңгыраулар» җырын башкарды, «Умырзая» ансамбле һәм баянчы Азат Касимов чыгыш ясады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100