news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» дүрт телдә бирелгән китап Мәскәүдә тәкъдим ителә

Оренбургның «Евразия» хәйрия фонды һәм Оренбург китап нәшрияты герой-шагыйрьнең тууына 115 ел тулу уңаеннан махсус басма әзерләгән.

Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» дүрт телдә бирелгән китап Мәскәүдә тәкъдим ителә
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 февральдә, Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, китап герой-шагыйрьнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Оренбургта татар, рус, инглиз һәм немец телләрендә басылган. Җыентыкны Оренбургның «Евразия» хәйрия фонды һәм Оренбург китап нәшрияты чыгарган.

Басма нәшир, тәрҗемәче һәм тарихчы Игорь Храмов, «Литературная газета»ның баш мөхәррир урынбасары Леонид Колпаков һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре катнашында тәкъдим ителәчәк. Алар авторның язмышы һәм аның соңгы шигырьләре хакында сөйләр дип көтелә.

«Моабит дәфтәрләре» - мәшһүр татар шагыйре, фашистларга каршы яшерен оешмада катнашкан Муса Җәлилнең (1906-1944) шигъри җыентыгы. Берлинның Моабит төрмәсендә хөкем карарын көткән вакытта язылган әсәрләр сугыштан соң төрле юллар белән Советлар Союзына кайта.

1957 елда «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Муса Җәлил әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премиясенә лаек була.

Дәфтәрләрнең төп нөсхәсе Татарстан Милли музее фондларында саклана һәм елына бер тапкыр, герой-шагыйрьнең туган көнендә халыкка күрсәтелә.

«Татар-информ» агентлыгы начар күрүче татарстанлылар өчен «Моабит дәфтәрләре»нең татар һәм рус телләрендә Брайль шрифтында басылып чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Алар ике калын томны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100