Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда балалар өчен «Идел буе халыклары әкиятләре» җыентыгы чыкты
Әкиятләрнең кайберләрен QR-код белән карап һәм тыңлап була.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Идел буе халыклары әкиятләре» дигән яңа китап чыкты. Ул рус һәм татар телендә нәшер ителгән.
Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу җыентыкка Идел буе халыклары әкиятләре кергән. Алар арасында могҗиза һәм көнкүреш, шулай ук хайваннар турында әкиятләр бар.
Матур иллюстрацияле һәм кызыклы әкиятләр балаларны намуслы, кыю, ярдәмчел булырга, шулай ук дуслык кадерен белергә, яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәтә.
Аларның кайберләрен әкият азагындагы QR-код белән карап һәм тыңлап була, дип хәбәр итә китап нәшрияты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз