news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральдә Казанда «Яңа китап фестивале» була

Программа кысаларында лекцияләр, концертлар, экспертлар белән очрашулар, күргәзмәләр һәм экскурсияләр каралган.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 4 февральдән 6 февральгә кадәр Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгенең «Яңа китап фестивале» узачак.

Чара кысаларында кунаклар өчен концерт программалары, лекцияләр, экспертлар белән очрашулар, күргәзмәләр, шулай ук махсус проектлар әзерләнә, алар арасында экскурсияләр һәм «Смена» лейблын ачу да бар. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Кызганычка каршы, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында, быел бөтен кеше өчен гадәти китап ярминкәсен уздырып булмаячак, әмма шуңа да карамастан казанлыларның фестиваль атмосферасына күмелә алуларына без бие шат, — ди оештыручылар. — Кунакларны уникаль чараларга бай өч көн көтә. Шулай ук бу көннәрдә шәһәрлеләрнең «Смена»да Казан рәссамнары һәм музыкантларының масштаблы экспозиция проектын карау мөмкинлеге дә булачак".

Фестивальгә керү билгеле бер вакытка бәйле рәвештә бушлай алдан теркәлү буенча гына мөмкин.

Фестиваль «Смена» Заманча мәдәният үзәге һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100