news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Кәбиров яшь иҗатчыларга әсәр язганда бер үк калып кулланмаска киңәш итте

Язучы кеше вакыйгаларның ахырдан төш булып чыгуын, кемнеңдер авариягә эләгеп, һәлак булу тарихын укып ялыкканлыгын сөйләде.

Марат Кәбиров яшь иҗатчыларга әсәр язганда бер үк калып кулланмаска киңәш итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, шагыйрь Марат Кәбиров Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан иҗатчыларга шаблоннардан котылырга кирәклеген әйтте.

«Җитешсезлекләр бар, ул булырга тиеш тә. Шаблоннардан, калыплардан котылыгыз. Ышанып укыйсың да, төш булып чыга, кемдер авариягә эләгеп һәлак була, яшьлегендә бер-берсен яраткан кешеләрнең балалары бер-берсенә гашыйк була — болар сезгә кадәр миллион ел элек булган әйберләр. Болардан кеше ялыккан. Укучыны мыскыл иткән кебек булып чыга», — диде ул Татар китабы йортында.

Марат Кәбиров яшьләргә иҗат итүдән туктамаска әйтте. «Әдәбиятка кереп китү җайлы, рәхәт. Сине барысы да күтәреп ала. Иҗат итә башлагач, барысы да „чыгарып бәрергә“ тырыша. Әдәбиятка бөтен кеше дә килә, әмма анда калуы авыр», — дип аңлатты ул.

«Иҗатчыларның әсәрләрен укырга алынганчы вакыт уздырырмын дип уйладым һәм ялгышканымны аңладым. Әсәрләр, чыннан да, өлгергән, җитлеккән. Язучы исемен күтәреп йөргәннәр арасында да ул дәрәҗәдә яза алмый торганнар бар», — диде Марат Кәбиров.

Әдип әдәбият бетә, аның проблемалары бар, укырлык әсәр юк, дигән мәсьәләгә карата җавабын әйтте. «Яшь авторларның әсәрләрен укыгач, фикерем үзгәрде, күпчелеге үзен камилләштерергә тырыша», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100