news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында китап чыкты

Китап Кармыш авыл җирлегенә керүче Кармыш, Яшәүче һәм инде күптән яшәүдән туктаган Саклык һәм Братство бистәләре халкы өчен дә кызыклы.

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында китап чыкты
Фатыйма Габдуллина

(Чирмешән, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Дамир Таҗиев «Кармыш яугирләре — тарихларда калган батырлык» дип аталган китап бастырды. Кармыш авылында басманы зурлап, тәкъдим итү кичәсе үткәрделәр.

Яңа китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган. Китап өч бүлектән тора, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечен бәрелешләрендә катнашкан якташлар турында укырга була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яхшы кәгазьдә, калын тышлык белән эшләнгән 367 битле китапның тиражы 200 данә. Яңа басманы тәкъдим итү кичәсендә аны байтак кеше сатып алды. Китап Кармыш авыл җирлегенә керүче Кармыш, Яшәүче һәм инде күптән яшәүдән туктаган Саклык һәм Братство бистәләре халкы өчен дә кызыклы.

Зур чарага җыелган халыкны презентация рәвешендә китап белән таныштырдылар, аннан өзекләр дә укылды. Мәктәп укытучылары тылда эшләгән хатын-кызларның михнәтле тормышларын, укучылар Фәүзия Бәйрәмованың «Сандугачның балалары» китабыннан бер өзекне дә сәхнәләштереп күрсәтте. Кунаклар әлеге күренешләрне күз яшьләре аша карадылар.

Бу көнне Кармышка кунаклар күп килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова «Кармыш яугирләре — тарихларда калган батырлык» китабының бәһасез байлык икәнен билгеләп үтте, аны туплауга, язуга үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт җиткерде һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кармышлылар тагын бер китапка материаллар тупларга тотыналар, анысы авыл мәчете тарихына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100